2 2017 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән чираттагы җыелыш узды. Җыелышта эш урыннарында куркынычсызлык техникасы буенча сораулар күтәрелде һәм планлы инструктаж үткәрелде, шулай ук «өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе»технологиясе буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелде. Хезмәтне саклау белгече Сайфуллина Фирдәуся хезмәткәрләрне ришвәт алу очракларын булдырмау буенча белешмәлек белән таныштырды. Социаль эш буенча белгеч Камалетдинова Чулпан социаль хезмәткәр этикетасы буенча аңлату әңгәмәсе үткәрде. Социаль пакет буенча сораулар тикшерелде. Йорт яны территорияләрен чистарту һәм башка мөһим мәсьәләләр кузгатылды.