Лесхоз олкәннэр һәм инвалидлар йортында яшәүчелэр очен хәйрия концерты

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән Н. Мишә авыл клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең шигырьләре, җырлары, биюләре белән катнашучылар эби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар.

Эби-бабайлар концертта катнашучылар йөзендә үзләренең балаларын, оныкларын күрәләр, ә алар, үз чиратларында, күңел җылысы һәм чисталыгы бүләк итәләр. Бу аралашу кирәк: ул өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле һәм ялгыз булмаган итеп тоярга ярдәм итә. Эби-бабайлар алдында ешрак чыгыш лар иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International