2019 нчы елның 27 нче май көнендә “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе базасында 2007-2008 нче елгы, 2009 нче елгы һәм аннан кечерәк малайлар, кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларның максаты һәм бурычлары: сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау, яхшы спортсменнарны ачыклау.
Ярышның тантаналы өлешендә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары - икътисад бүлеге начальнигы Марат Мансур улы Багманов катнашты.
Әлеге ярышларда Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә районнарыннан спортсменнар көч сынашты. “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче малайлар һәм кызлар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
2007-2008 нче елгы малайлар арсында ярыш нәтиҗәләре:
1 урын – Тимербаев Раил (Теләче районы)
2 урын - Мөхәмәтҗәнов Камил (“Сабантуй”спорт мәктәбе)
3 урын – Гаянов Илүс (“Сабантуй”спорт мәктәбе).
2007-2008 нче елгы кызлар арсында:
1 урын – Әхмәдуллина Камилә (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 урын – Загриева Алия (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
3 урын – Шәйхетдинова Нәргизә (Кукмара)
2009 нче елгы һәм аннан кечерәк малайлар арсында:
1 урын – Равилин Адель (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 урын – Дәүләтшин Фидәил (Теләче районы)
3 урын – Яппаров Ислам (Кукмара районы).
2009 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар арсында:
1 урын – Фатыйхова Зифа (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
2 урын – Заббарова Фәридә (Теләче районы)
3 урын – Ибраһимова Руфинә (“Сабантуй” спорт мәктәбе).