«Бәхет минуты бүләк ит " акциясе

2019 елның 28 мае, сишәмбе

28 май көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба  үзәк китапханәсе  хезмәткәрләре Татар Икшермәсе авылында урнашкан "Тургай "балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар. Балалар өчен махсус әкият тамаша күрсателде.  Китапханә хезмәткәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән җыелган акчаларга алынган күчтәнәчләр тапшыру иң күңелле мизгелләр булды. Бу изге эштә катнашкан һәм ярдәме тигән һәркемгә иң изге теләкләребезне һәм олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International