"Инициатива-2019» Республика балалар хәрәкәте фестивалендә катнашу

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

25 – 27 нче май көннәрендә  районыбызның иң актив укучылары "Инициатива-2019» Республика балалар хәрәкәте фестиваленең профильле сменасында булып кайттылар.  Әлеге смена кысаларында "Иң шәп вожатый", "Ел активы" һәм "Минем инициатива" республикакүләм конкурсларның финал этаплары булып узды.

"Ел активы" – балалар оешмалары арасында иң дәрәҗәле конкурсларның берсе. Бу бәйге иң актив балалар оешмасын ачыкларга ярдәм итә. Әлеге бәйгедә безнең районны Шәмәрдән лицее активистлары тәкъдим итте. Конкурста бөтен республикадан 19 команда катнашты, алар гыйнвар-апрель айларында конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында катнашып һәм финалга уздылар.

«Иң шәп вожатый» бәйгесендә Шәмәрдән лицее укучысы Гилемханова Рузилә катнаштып,  уңышлы чыгыш ясады.

"Минем инициатива" номинациясендә Икшермә кадет интернат – мәктәбе укучысы Әхмәтханов Илнат, «Чишмә – авылның йөзе» социаль проекты белән катнашып, 1нче урынга лаек булды.  Илнатны әлеге җинүе белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International