26 июнь көнне Кече Шыңар авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар - 60тан артык кеше җыйналды.Чыгымнарны авыл халкы үзара җыйналып күтәрде. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды. Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.