31 май көнне Саба район мәдәният йортында көтеп алынган һәм искиткеч яз бәйрәме - Чыгарылыш кичәсе һәм төрле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбен 53 яшь, иҗади, талантлы, максатчан чыгарылыш укучылары, беренче документ - мәктәпне тәмамлау турында таныклык алды.
30 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының "Музыка һәм буяулар сафында" отчет концерты булып узды. Концерт программасында төрле конкурслар: тынлы оркестр, "Тамчы" вокаль ансамбле, "Наз" халык уен кораллары ансамбле, "Экспромт" хореография коллективы, солистлар катнашты.
1 июньнән районның 20 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. 21 көнгә исәпләнгән ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында 910 укучы ял итәчәк, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгытачак.
Чараның кульминациясе булып Брест крепосте өчен көрәш торачак, аның фрагментын фестивальгә салу планлаштырыла.
Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз. 8(84362)24589,89172644432. телефоннары буенча язылырга мөмкин.
Шулай ук тулырак мәгълүматны сайтта карагыз https://gto.ru.
2019 елның 31 нче май көнне Югары Утар балалар йортында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм интернатның шарлар белән бизәлгән урам сәхнәсендә булып узды. Бәйрәм күңелле уеннар һәм балаларга таныш җырлар белән башланып китте.
Бу атнада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасында матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча барлыкка килгән вәзгыять турында сөйләде.
31 май көнне район район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар һәм шагыйрьләр клубының чираттагы утырышы узды. Рамазан аенда игътибар хәзрәт Яхин Илдар Мәхмүт улының иҗатына бирелде. Аның дини эчтәлекле, милләт язмышына багышланган шигырьләре дикъкат белән тыңланды.
25 нче майда Килдебәк гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды.
Ел саен 1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак –иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, кабатланмас та булып истә кала. Балаларны яклау көне уңаеннан “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Саба районы мөхтәсибәте һәм ТР мөслимәләр берлегенең Саба филиалы, “Альпари” ЯФ белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балаларга бүләкләр тараттылар.