Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучыларының отчет концерты

2019 елның 31 мае, җомга

30 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының "Музыка һәм буяулар сафында" отчет концерты булып узды. Концерт программасында төрле конкурслар: тынлы оркестр, "Тамчы" вокаль ансамбле, "Наз" халык уен кораллары ансамбле, "Экспромт" хореография коллективы, солистлар катнашты. Шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең барлык бүлекчәләре укучылары да катнашты. Концерт программасында барлык жанрлар һәм юнәлешләр: классик, халык һәм эстрада сәнгате номерлары тәкъдим ителде. Иң яхшы коллективлар, солистлар һәм аларның укытучылары кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Шулай ук концертта балалар сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклык һәм ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырылды. Концертны мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р. Ф. һәм Саба балалар сәнгать мәктәбе директоры Газизова А. З. ачып җибәрде, Концерт "яктылык" һәм "игелек" символы - феериик "шоу"белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International