Килдебәк авыл җирлегендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме

2019 елның 31 мае, җомга

25 нче майда Килдебәк гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бүгенгесе көндә мәктәптә барлыгы 130 бала белем ала. Тугызынчы сыйныфны 11 укучы, унберенче сыйныфны 4 укучы тәмамлый. Килдебәк гомуми урта белем бирү мәктәбе уку елы нәтиҗәләре буенча район мәктәпләре арасында фән олимпиадалары буенча I урынны яулады. Укучылар район данын республика, төбәкара һәм Россия күләмендә дә яклап призлы урыннар яуладылар.  “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә әти-әниләр, районнан килгән вәкилләр һәм авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятия җитәкчеләр дә катнашты. Бәйрәмгә килгән кунаклар укучыларны уку елы тәмамлану белән котладылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International