Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсе. Республика, Төбәкара, Бөтенроссия, Халыкара конкурслар призерларын бүләкләү.

2019 елның 31 мае, җомга

31 май көнне Саба район мәдәният йортында көтеп алынган һәм искиткеч яз бәйрәме - Чыгарылыш кичәсе һәм төрле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбен 53 яшь, иҗади, талантлы, максатчан чыгарылыш укучылары, беренче документ - мәктәпне тәмамлау турында таныклык алды.

Тантананың тантаналы өлешен мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаил улы Заһидуллин ачып җибәрде һәм 5 ле билгелэренэ генэ укыган 36 чыгарылыш сыйныф укучысына таныклык тапшырды. Изге теләклэре белән чыгарылыш сыйныф укучыларына балалар сәнгать мәктәбе директоры Алмаз Зиннур улы Газизов мөрәҗәгать итте һәм 4ле һәм 5ле билгелэренэ мәктәпне тәмамлаучыларга таныклык тапшырды. Балалар сәнгать мәктәбе администрациясе тарафыннан, балаларның концерт һәм конкурс эшчәнлегендә актив катнашкан ата-аналарына Рәхмәт хаты тапшыру күңелле мизгел булды. Ата-аналар администрация һәм укытучылар адресына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кунаклар өчен бүләк сыйфатында кич буе чыгарылыш сыйныф укучылары һәм конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган призерлар башкаруында концерт номерлары яңгырады. Рәссамнар исә мәдәният йорты фойесында төрле техникаларда башкарылган имтихан эшләрен күрсәттеләр.

Концерт ахырында төрле конкурсларда җиңүчеләргә кубоклар, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды, ә иң талантлы һәм креатив укытучылар көчле алкышларга лаек булды. Талант беркайчан да игътибарсыз калмаячак һәм үз җимешләрен һичшиксез бирәчәк. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары яңа идеяләр, кызыклы ачышлар эзлиләр. Аларга уңышлар һәм лаеклы җиңүләр телибез.

Мәктәпне тәмамлау турында таныклыклар тапшыру, чыгарылыш сыйныф укучыларының ата - аналарына Рәхмәт хатлары тапшыру һәм җиңүчеләрне бүләкләү-болар барысы да озак еллар хезмәт нәтиҗәсе, җиңүләрнең шатлыклы мизгелләре һәм концерт чыгышларын дулкынландыргыч мизгелләр буларак истә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International