2019 елның 31 нче май көнне Югары Утар балалар йортында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм интернатның шарлар белән бизәлгән урам сәхнәсендә булып узды. Бәйрәм күңелле уеннар һәм балаларга таныш җырлар белән башланып китте.
Бэйрэм оештыруда ярдәм итү максатыннан Казан шәһәреннән кунаклар һәм аниматорлар килде. Аниматорлар балаларның күңелләрен кызыклы һәм күңелле уеннар белән ачтылар. Интернатта тәрбияләнүчеләр аларга үзләренең әзерләнгән номерларын күрсәттеләр.
Балалар элеге оештырылган бәйрәмгә бик сөенделәр.