Җәйге каникул һәм ял

2019 елның 31 мае, җомга

1 июньнән районның 20 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. 21 көнгә исәпләнгән ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында 910 укучы ял итәчәк, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгытачак. Шулай ук башкалага, Тукай Кырлайга сәяхәтләр оештыру, бассейн, боз сараена барулар оештырылачак. 

Шулай ук 20 мәктәптә хезмәт һәм ял лагеры эше планлаштырыла. Аларда 150 укучы ял һәм хезмәтне бергә үреп алып барачак.

Районнынң "Кояшкай” стационар лагереның  беренче “Техник иҗат” сменасы да балалар өчен үз ишекләрен ача. Өч сменада анда 255 укучы ял итә алыр дип планлаштырыла. 

Лагерь эшчәнлеге графигы түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International