31 май көнне район район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар һәм шагыйрьләр клубының чираттагы утырышы узды. Рамазан аенда игътибар хәзрәт Яхин Илдар Мәхмүт улының иҗатына бирелде. Аның дини эчтәлекле, милләт язмышына багышланган шигырьләре дикъкат белән тыңланды.