ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

1 нче июнь көнне Ике басуАрташ авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Балачак иле " бип исемләнгән кече сабантуй үткәрделәр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2
июнь, 2019 ел
якшәмбе

2 июнь көнне Казан шәһәренең Татар дәүләт филармониясендә "Искорка" "Газпром трансгаз Казан"  ҖЧҖ хезмәткәрләре балалары арасында үзешчән сәнгать фестивале узды. Бу фестивальгә ел саен Татарстан Газпромының барлык бүлекчәләреннән дә катнашучылар җыела. Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия җитештерү идарәсе бүлекчәсе исеменнән Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Нуриева Наилә (укытучысы Харрасова Лилия Альберт кызы) катнашты һәм III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Рамазан аеның 28нче көнендә Байлар Сабасында зур ифтар ашы узды.

1 июнь балаларны яклау көне уңаеннан, Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханэ белән берлектә, “Милэшкэй” балалар бакчасына йоруче балалар очен “ Бәхетле балачак” дип исемләнгән балалар Сабантуе үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1 июнь Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм иң күптәнге халыкара бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Бу бәйрәм уңаеннан Сәрдә авыл клубы Сәрдә балалар бакчасы белән берлектә балалар өчен бәйрәм оештырдылар.


1
июнь, 2019 ел
шимбә

1 Июнь көнне балаларны яклау көне һәм җәйге китапханә ачылу уңаеннан Саба үзәк китапханәсе барлык балалар һәм әти-әниләрне районның үзәк мәйданына җыйды. Бәйрәмне шигырь, бию белән нәни дусларыбыз ачып җибәрде. Саба сәнгать мәктәбе укучылары  үзләренең матур һәм күңелле чыгышлары белән бәйрәмне тагын да бизәделәр. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы балаларны, әти- әниләрне бәйрәм белән котлады, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләрен котлап бүләкләр тапшырды. 
Бәйрәм асфальтта рәсем ясау белән дәвам итте.  Бүгенге чарада балалар өчен төрле һөнәр аланчыклары эшләде, анда кызыклы һәм файдалы мастер-классларда катнашырга барлык мөмкинлекләр дә булдырылган иде.

Сегодня, 1 июня в МБУ "СШ "Сабантуй " стартовал Открытый Кубок РТ 3-й этап по спортинг-компакту.

31 май көнне Олы Шыңар авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Иганәче Олы Шыңар авылында туып үскән авылдашыбыз Гараев Марат Мәүлет улы

2019 елның 31 маенда азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2019 елгы сезонга әзерлеге буенча районның агросәнәгать комплексын оештыру арасында смотр-конкурс узды.

Тэги: УСХИП

Хөрмәтле райондашлар! Сезне искиткеч матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

    Бу көн барыбыз өчен дә истәлекле, чөнки барыбыз да балачак иленнән, балалар – киләчәгебез, алар безгә бәхет өләшүче, шатлык-куанычлар бүләк итүче. Районыбызда гаиләләргә ярдәм итү, аналарны һәм балаларны яклау программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Үсеп килүче буын вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, мавыктыргыч шөгыль тапсын өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Алдагы җәй­ге каникуллар балаларга яхшы ял, кызыклы очрашулар бүләк итсен, теләкләре тормышка ашсын.

Тэги: Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International