Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында Гражданнар «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә алалар (хезмәткә түләүнең конвертлы системасы, эш бирүче белән хезмәт килешүләре төземичә, хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру).
Дәүләт учреждениесе - Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында куркынычсызлык техникасы буенча электрон листларны һәм инженерларны юллый торган бухгалтерларны укыту буенча семинар үткәрү турында хәбәр итә.
Семинар сәгать 10да башлана, үткәрү урыны: Саба районы, Байлар Сабасы штп., Г. Закиров ур., 52. Белгечләрнең укытуда катнашуын тәэмин итүегезне сорыйбыз.
1 нче июнь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмэткәрләре "Халыкара балаларны яклау көне" уңаеннан балалар белән куңел ачу уеннары кичәсе үткәрде. Соңыннан нәтиҗәләр ясалып, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2019 елның 5 июненнән 19 июненә кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар башлану чорында балалар ялын күрсәтүнең сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге эшчәнлек төренә караган гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак.
1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан Пүкәл авыл клубы hәм китапхәнә хезмәткәрләре "Тылсымлы ил-балачак" дип исемләнгән күңел-ачу программасы уздырды. Әлеге чарада балалар татар халык уеннары, спорт уеннары уйнадылар, эстафета ярышында көч сынаштылар, жырладылар, биеделәр. Бэйрэм «Квест» уены белән тәмамланды.
"Кояшкай" лагеры үз эшен башлап җибәрде. Беренче смена техник юнәлештэ оештырылды, анда 85 бала ял итә.
29 май көнне Шекше авылында “Туган авылым Шекшем” (авторлары А.Мубаракова, Т.Низами) җырына клип төшерелде. Клипта Шекше авылы мәдәният йортының үзешчән коллективы һәм яшьләр катнашты. Җырны “Казан егетләре” группасы башкара.
Сабантуй - татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу хезмәт бәйрәме матур гореф-гадәтләрне, халык җырларын, гармун моңнарын, йолаларны чагылдыра. 2 июнь көнне Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләре, авылда яшәүчеләр белән берлектә, Сәрдә авылы буйлап сабантуй бәйрәменә бирнә җыйдылар. Авыл халкы буләкләр тапшырды, балаларга конфетлар өләште.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекләрне саклау һәм азык культураларын җыю буенча алда торган чаралар турында сөйләде.
Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар. Шушы максат белән, Лесхоз Мәдәният Йорты хезмәткәрләре 2 нче июньдә бирнә җыю оештырдылар, милли бәйрәмгә – Сабантуйга бирнә җыйдылыр