Сабантуй - татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу хезмәт бәйрәме матур гореф-гадәтләрне, халык җырларын, гармун моңнарын, йолаларны чагылдыра. 2 июнь көнне Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләре, авылда яшәүчеләр белән берлектә, Сәрдә авылы буйлап сабантуй бәйрәменә бирнә җыйдылар. Авыл халкы буләкләр тапшырды, балаларга конфетлар өләште.