ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

1 июнь көнне Эзмә мәдәният йортында "Саф чишмә"балалар бакчасының чыгарылыш кичәсе булып узды. Бу һәр бала һәм аның ата-аналары өчен аерым вакыйга. Әле күптән түгел генә ул балалар бакчасына йөри башлаган кебек, ә бүген инде чыгарылыш кичәсе.

 Быел тәрбиячеләр 19 искиткеч бала – 10 малай һәм 9 кыз чыгарды. Әлеге чара балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен бик мөһим һәм дулкынландыргыч җылы, дустанә атмосферада үтте.. Чыгарылыш балаларын тормышындагы әлеге мөһим вакыйга белән котлап бакча мөдире , тәрбиячеләр һәм ата-аналар, аларга алга таба да уңышлар, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр. Чара барышында укучыларга район мәгариф бүлегеннән канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Чара ахырында балалар хушлашу вальсын биеделәр, соңыннан чәй табынына күчтеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне, шул уңайдан  «Тургай» приютында  балалар өчен күңелле Сабантуй бәйрәме үткәрделәр. Балалар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Уеннарда, ярышларда катнаштылар. Бэйрэм барыбызгада ошады.

Тиздән "Яңа гасыр"   телерадиокомпаниясенең халкыбызның танылган кешеләре турында сөйләүче Әдәби хәзинә" тапшыруында Тәлгать Самат улы Нәҗмиевка багышланган тапшыру булачак. 2 июнь көнне әлеге телерадиокомпания журналистлары Сабада - Шәмәрдән авыл китапханәсендә, Тәлгать Нәҗмиевның гаиләсендә, ул хезмәт куйган "Саба таңнары" газетасы редакциясендә 
булдылар.

2019 нчы елның 31 нче май көнендә  “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе базасында 2005 - 2006 нчы елгы, 2007-2008 нче елгы, 2009-2010  нчы елгы, 2011-2012 нче елгы, 2013 нче елгы  һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды.

   Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.

01 июнь көнне Ж.Ч. “Игенче” җәмгыятендә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре,  кабул иту комиссиясе

Тэги: УСХИП

   Мөселманнарның ел буе көтеп алган Рамазан ае да төгәлләнеп килә. Иртәгә - Ураза гаете. Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитыр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен бу бәйрәм аеруча кадерле.

“Сабан туе” - татар халык бәйрәме һәм халык хуҗалыгы алдынгылары слеты Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә - 16 июньдә уздырылачак.

1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә . Бала - безнең киләчәгебез, милләтебез горурлыгы.Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре тарафыннан  бәйрәм  көне уңаеннан  чара уздырылды.    “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән  темага асфальтка рәсем ясау конкурсы  үтте,хәрәкәтле уеннар сәгатендә дә укучылар актив катнаштылар. Барлык балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

 Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, 2018 елның 29 декабрендә республикада Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы (алга таба – килешү) турында килешү имзаланды (теркәлә).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International