2019 елның 1 июнендә Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» – «Обаятельный Шурале» X Бөтенроссия иҗади эшләр күргәзмәсе ачылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Программада : мастер класс, Казан шәһәре буенча , Иске Татар бистәсенә,Габдулла Тукайның әдәби музеена экскурсия оештырылды.
Әлеге чарада Кызыл Мишә мәдәният йортында йортыннан Хантимирова Алисә (җитәкчесе Хантимиров Айдар Ш.) 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды,истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Көек авылында республика программасына нигезләнеп яңа күпер, җәяүлеләр өчен тротуар төзү эшләре тәмамланды.
Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты барысын да Ураза бәйрәме белән тәбрик итә.
3 июнь көнне Килдебәк урта мәктәбе укучылары «Saba balahoner» - «һөнәрләр шәһәре» проекты кысаларында район мәдәният йортында булдылар, персоналның хезмәт бурычлары белән таныштылар. Экскурсиядән соң сәхнәдә үз көчләрен сынап карадылар һәм "Шалкан" рус халык әкияте мотивлары буенча спектакль куйдылар. Яшь актерлар һәм актрисаларга грамоталар һәм истәлекле билгеләр тапшырылды.
1 июнь көнне "Халыкара балаларны яклау көне" билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Оет авыл клубы авыл китапханәсе, "Шатлык» балалар бакчасы белән берлектә "Эх, күңелле балачак» дип исемләнгән балалар сабантуе үткәрделәр.
1 июнь - балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Кече Шыңар авыл мәдәният хезмәткәрләре, китапханә һәм мәктәп белән берлектә балалар сабан туе үткәрделәр
Агымдагы елның 6 июнендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияләр һәм киңәшләр алу белән конфиденциаль рәвештә аралаша алачаклар.
Шахси эшмакар Алим Галимуллин Саба аграр көллиятенә шахмат булак итте.
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре Юлбат төп мәктәбе каршында эшләп килуче "Хыял " лагерында ял итуче балалар катнашында "Бәхетле балачак" дип исемләнгэн уенлы күнел ачу программасы үткәрделәр. Барлык балаларга да буләкләр тапшырылды.
Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә Байлар Сабасының “Мотыйгулла” мәчетенә манара һәм ай куелды.