Чебакса бистәсенең чаңгы базасында 2018-2019 нчы сезон буенча йомгаклау җыелышы булып узды.
Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бер төркем балалар белән “Мәүлет” мәчетенә сәяхәт кылдык. Безне анда имам – хатиб, хаҗи Илдус абый каршы алды, мәчет белән таныштырды. Балалар вәгазь тыңлаганнан соң, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, әңгәмәгә кушылып утырдылар, үзләре белгән догаларны укыдылар, азан әйттеләр.
"Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Сатыш"товар җитештерүчеләре белән берлектә" 2019 чәчүлекләрне кабул итү ""
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2025 елга кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Президенты кушуы нигезендә эшләнгән «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул итте.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча хезмәт күрсәтүче персоналны даими рәвештә өйрәтәләр. Укуларны өлкән шәфкать туташы Фәйзуллина Г. М. һәм хуҗабикә Тюшина С. В. үткәрә.
Биредә төп төшенчәләр, карашның төрле төрләре, авыру төрләре, гражданнарның тормыш-көнкүрешен югалтуга китерә торган авырулар төрләре, авыруларны профилактикалау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә күрсәтелә торган ярдәм төрләре өйрәнелә.
2 нче июнь көнне Эзмә мәдәният йорты, Эзмә урта мәктәбе hэм "Саф чишмә" балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә Сабантуй бәйрәме өчен бирнә жыйдылар.
Кадерле якташлар! Хөрмәтле экологлар, табигать саклау хезмәтләре хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән Экологлар көне белән котлыйбыз!
Районда экологик хәл һәрберебезгә бәйле. Киләчәк буыннар өчен туган табигатьне саклау — безнең уртак бурыч! Бу бәйрәм экология проблемаларына игътибарны җәлеп итү өчен генә түгел, ә белгечләрнең, җәмәгатьчелекнең — әйләнә-тирә мохитне саклауга лаеклы өлеш кертүчеләрнең чын бердәмлеге көне булып торсын.
Олы Нырты авыл клублары хезмәткәрләре авыл халкы белән милли бәйрәмебез Сабантуйга бирнә җыйдылар
2019 елның 1 июнендә Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» – «Обаятельный Шурале» X Бөтенроссия иҗади эшләр күргәзмәсе ачылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Программада : мастер класс, Казан шәһәре буенча , Иске Татар бистәсенә,Габдулла Тукайның әдәби музеена экскурсия оештырылды.
Әлеге чарада Кызыл Мишә мәдәният йортында йортыннан Хантимирова Алисә (җитәкчесе Хантимиров Айдар Ш.) 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды,истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Көек авылында республика программасына нигезләнеп яңа күпер, җәяүлеләр өчен тротуар төзү эшләре тәмамланды.