Биатлон буенча 2018-19 нчы сезонга нәтиҗәләр ясалды.

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Чебакса бистәсенең чаңгы базасында 2018-2019 нчы  сезон  буенча йомгаклау җыелышы булып узды.  Татарстан Республикасының биатлон Федерациясенең тантаналы йомгаклау өлешендә иң яхшы биатлонистларны котлап үттеләр.

Әлеге тантаналы бәйрәмдә Россия биатлонисты, ике тапкыр эстафетада олимпия чемпионкасы, Россиянең атказанган спорт мастеры  Анна Ивановна Богалий да  катнашты.  Ул катнашучыларны уңышлы  чыгышлары белән котлады.

Бу җыелышта “Сабантуй”спорт мәктәбенең биатлон спорт секциясенә  йөрүче  балалар һәм тренеры Шакирҗанов Д.М. да катнашты.

«Наше будущее» номинациясендә РСОО «ФБРТ» грамотасы белән Хасаншин Салават һәм Гатиатуллин Ильяс бүләкләнделәр.

«Надежды команды» номинациясендә РСОО «ФБРТ» грамотасы белән Гарипов Фаил һәм Гарипов Ранил бүләкләнделәр.

Спортчыларыбызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International