Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бер төркем балалар белән “Мәүлет” мәчетенә сәяхәт кылдык. Безне анда имам – хатиб, хаҗи Илдус абый каршы алды, мәчет белән таныштырды. Балалар вәгазь тыңлаганнан соң, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, әңгәмәгә кушылып утырдылар, үзләре белгән догаларны укыдылар, азан әйттеләр.