Бәйрәм белән! Экологлар көне белән!

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Кадерле якташлар! Хөрмәтле экологлар, табигать саклау хезмәтләре хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән Экологлар көне белән котлыйбыз!

   Районда экологик хәл һәрберебезгә бәйле. Киләчәк буыннар өчен туган табигатьне саклау — безнең уртак бурыч! Бу бәйрәм экология проблемаларына игътибарны җәлеп итү өчен генә түгел, ә белгечләрнең, җәмәгатьчелекнең — әйләнә-тирә мохитне саклауга лаеклы өлеш кертүчеләрнең чын бердәмлеге көне булып торсын.

   Экологларга игелекле хезмәтләре, кирәкле һәм мөһим эшкә - туган якның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International