1 июнь көнне "Халыкара балаларны яклау көне" билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Оет авыл клубы авыл китапханәсе, "Шатлык» балалар бакчасы белән берлектә "Эх, күңелле балачак» дип исемләнгән балалар сабантуе үткәрделәр. Балалар җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, төрле ярышларда катнаштылар: «Чүлмәк вату», «Капчык киеп йөгерү», «Кашык һәм йомырка белән йөгерү» һәм башкалар. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.Бу искиткеч бәйрәм балаларга бик күп шатлык, елмаюлар һәм яхшы кәеф бүләк итте. Һәр бала үзенең көчен һәм җитезлеген күрсәтергә тырышты. Бәйрәм учакта пешкән балык шулпасыннан һәм тәм-томнардан сыйлану белән тәмамланды.