1 июнь - балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Кече Шыңар авыл мәдәният хезмәткәрләре, китапханә һәм мәктәп белән берлектә балалар сабан туе үткәрделәр. Бәйрәм – бирнә җыю белән башланып китте. Бәйрәмнең башында мәдәни чараларда актив катнашкан һәм смотр – конкурсларда җиңүче балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Үткәрелгән уеннардан һәм ярышлардан беркем дә читтә калмады.