Иртәгә, Ураза бәйрәме көнендә, мәчеткә 2 сәгать 30 минутка кадәр барып җитәргә кирәк

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

   Мөселманнарның ел буе көтеп алган Рамазан ае да төгәлләнеп килә. Иртәгә - Ураза гаете. Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитыр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен бу бәйрәм аеруча кадерле. 19-20шәр сәгать ачлыкта булып, авызына ризык-су капмыйча түзгән кеше елның калган 11 аенда ризыкның тәмен белеп, кадерләп ашар һәм яшәр. Бервакытта да ул хәзер начарлык кылмас, изгелек юлында гына булыр. Быелгы уразага яшьләрнең дә күпләп тартылуы һәм шул сәбәпле аларның бу дөньяга карашларын үзгәртүе билгеле.

   Иртәгә, ягъни Ураза гаете көнне намазга мәчеткә чиста киемнәр киеп, хушбуйлар сибенеп иртәнге ике сэгать утыз минутта ук барып җитәргә кирәк. Бу көнне дә җиңелчә генә сәхәр ашап алырга була. Әмма гает намазына кадәр ашамаска кирәк.

    Кылган уразаларыгыз һәм изгелекләрегез кабул булсын. Амин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International