"Саф чишмә"балалар бакчасының чыгарылыш кичәсе

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июнь көнне Эзмә мәдәният йортында "Саф чишмә"балалар бакчасының чыгарылыш кичәсе булып узды. Бу һәр бала һәм аның ата-аналары өчен аерым вакыйга. Әле күптән түгел генә ул балалар бакчасына йөри башлаган кебек, ә бүген инде чыгарылыш кичәсе.

 Быел тәрбиячеләр 19 искиткеч бала – 10 малай һәм 9 кыз чыгарды. Әлеге чара балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен бик мөһим һәм дулкынландыргыч җылы, дустанә атмосферада үтте.. Чыгарылыш балаларын тормышындагы әлеге мөһим вакыйга белән котлап бакча мөдире , тәрбиячеләр һәм ата-аналар, аларга алга таба да уңышлар, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр. Чара барышында укучыларга район мәгариф бүлегеннән канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Чара ахырында балалар хушлашу вальсын биеделәр, соңыннан чәй табынына күчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International