Олы Шыңар авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе

2019 елның 1 июне, шимбә

31 май көнне Олы Шыңар авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Иганәче Олы Шыңар авылында туып үскән авылдашыбыз Гараев Марат Мәүлет улы. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар -  120дән артык кеше җыйналды. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, авыз ачканнан соң җәмәгать белән намаз укылды.Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International