Авыз ачу мәҗлесендә 700 ләп кеше катнашты. Ифтарда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Хәзрәт Сәмигуллин, ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Раис Минниханов, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, районыбызның һәр авыл җирлегеннән дин тотучылары катнашты. Авыз ачканчы, хәзрәтләр тарафыннан рамазан ае, ураза тотуның фазыйләтләре хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләнелде, Коръән сүрәләре укылды, азан әйткәч, җәмәгать белән ахшам намазы укылды. Күмәк намаздан соң халык Спорткомлексның бер як залына әзерләнгән мул сыйлы табыннар янына тезелеште. Рамазан аен зурлап, ураза тотучыларны хөрмәтләп үткәрелгән бу чарадан һәркем дә канәгать калды һәм соңыннан оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткереп таралышты.