Бүген, 2 июнь көнне, Казан шәһәренең Татар дәүләт филармониясендә "Искорка" "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ хезмәткәрләре балалары арасында үзешчән сәнгать фестивале узды. Бу фестивальгә ел саен Татарстан Газпромының барлык бүлекчәләреннән дә катнашучылар җыела. Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия җитештерү идарәсе бүлекчәсе исеменнән Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Нуриева Наилә (укытучысы Харрасова Лилия Альберт кызы) катнашты һәм III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
Укучы Нуриев Наил һәм аның укытучысы лаеклы җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез!