ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

9 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

8 июнь көнне Олы Нырты  авыл җирлегендә милли бәйрәм - Сабантуй-2019 үтте. Сабантуй милли уеннар, җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды. Татарча көрәштә Ерамалаев Ильдар абсолют батыр калды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

9 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй бәйрәм ителде. Бәйрәм чарасы балалар биюе , "Сәрвиназ" фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Аннары балалар алда торган эшче һөнәрләр чемпионаты World Skills ны чагылдырып чыгыш ясадылар. Сабантуй төрле спорт һәм милли уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм кунаклары Ләйсән Гимаева һәм Булат Бәйрәмовның да чыгышлары җылы кабул ителде. "Татарча көрәш" буенча абсолют батыр булып Олы Кибәче авылы егете Фирдүс Бәшәров калды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

8  июнь конне  Тимершык  авыл жирлегендә милли бәйрәмебез «Сабантуй – 2019»  булып узды. Бәйрәм үзешчән артистлар чыгышлары белән башланып китте  һәм сабантуеның милли уеннары белән дәвам итте.  Бәйрәм бик күңелле булды, кунаклар бик күп кайткан иде. Халык төрле уеннарда катнашты, бүләкләр алдылар. Көрәшнең төп батыры Сабантуй батыры булып Югары Симет авылы егете Закиров Данис Ридаил улы  калды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

8 июнь көнне Эзмә авыл җирлегендә халык бәйрәме "Сабантуй-2019” булып узды. Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы А. Р. Шәйхетдинов котлады. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән ҖЧҖ «Игенче» генераль директоры А. З. Зарипов чыгыш ясады һәм алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде, язгы кыр эшләренә йомгак ясады. Концерт программасы әзерләнгән иде, сәхнәдә үзешчәннәр һәм теләгән һәркем чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре күңелле уеннар һәм ярышларны оештыруда актив катнаштылар. Концерт популяр татар җырчыларының иҗат төркеме Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Ранис Габбазов чыгышлары белән дәвам итте. Бэйрэмнең төп гүзәллеге булып, Сабантуй көрәше торды. Ярышларның кульминациясе булып ике финалистның көрәшүе булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул-Галиев Хәйдәр булды.

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- тасмалар таратылды.

Тэги: СЯУ

Балтачның "МДСУ-1"  ҖЧҖ хезмәткәрләре Тимершык авылында Комаров урамы буенча "ТР җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре" программасы буенча юлларны ремонтлыйлар (юл фонды). Юлларны ремонтлау озынлыгы-500 м.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

    8 июнь көнне Иске Икшермә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре милли Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштылар. Бәйрәм пролог белән башланып китте, соңыннан үзешчәннәр концерт программасы белән чыгыш ясады. Әлбәттә, бәйрәм кызыклы милли уеннар белән дәвам итте. Барысы да рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Хөрмәтле Саба районы халкы! «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында барлык теләүчеләрне ГТО нормативларын үтәргә чакырабыз. 8(84362)24589,89172644432. телефоннары буенча язылырга мөмкин. 

Шулай ук тулырак мәгълүматны сайтта карагыз https://gto.ru.

Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International