«Сабантуй – 2019»

2019 елның 11 июне, сишәмбе

8 июнь көнне Эзмә авыл җирлегендә халык бәйрәме "Сабантуй-2019” булып узды. Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы А. Р. Шәйхетдинов котлады. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән ҖЧҖ «Игенче» генераль директоры А. З. Зарипов чыгыш ясады һәм алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде, язгы кыр эшләренә йомгак ясады. Концерт программасы әзерләнгән иде, сәхнәдә үзешчәннәр һәм теләгән һәркем чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре күңелле уеннар һәм ярышларны оештыруда актив катнаштылар. Концерт популяр татар җырчыларының иҗат төркеме Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Ранис Габбазов чыгышлары белән дәвам итте. Бэйрэмнең төп гүзәллеге булып, Сабантуй көрәше торды. Ярышларның кульминациясе булып ике финалистның көрәшүе булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул-Галиев Хәйдәр булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International