Юлбат төп мәктәбе каршында оешкан ял һәм хезмәт лагеренда театр көне

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул. Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. 

Ләкин шулай да бүген без “Хыял” ял һәм сәламәтләндерү , хезмәт “Бал кортлары” лагеренда әлеге эшне башкарырга булдык. Лагерь “Таланлар күпере” кичәсе  уздырды. Укучылар бик теләп яңадан яңа идеяләр иҗат иттеләр. Төрле костюмнар булдырып үзләре яраткан әкият геройларын сәхнәләштерделәр ,рольләрен бик тырышып һәм бирелеп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International