ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

  Узган шимбәдә Югары Симет авыл җирлегендә милли бәйрәмебез Сабантуе гөрләде. Бәйрәмгә җыелган  милли уеннарда катнашты, дус-туганнары белән очрашты , күңел ачты. Сабантуй батыры булып Югары Симет авылы егете Мубаракшин Инзил калды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

9 июнь көнне Олы Кибәче авылында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй уздырылды. Бәйрәм төрле уеннар,җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп алып барылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

8 июнь көнне Юлбат авыл җирлегендә милли бәйрәм - Сабантуй-2019 үтте. Сабантуй милли уеннар, җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды. Татарча көрәштә Ришат Мөбәрәков абсолют батыр калды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

11 июендә сәгать 8:00 Г.Закиров урамындагы зиратны чистарту өмәсе оештырылачак. Предприятиедән ике хезмәткәр җибәрүегезне сорала, үзләре белән чалгы һәм триммер алып. Чакырылган хезмәткәрләр исемлеге предприятиеләр (учреждениеләр, оешмалар) теркәлә.

 «Тургай» приютында «Бизнесмен көне» үткәрелде. Әлеге эшлекле уенның максаты: бергәләп эшләргә, йөкләнгән эшне ахырына кадәр башкарырга өйрәтү, чисталыкка һәм тәртипкә мәхәббәт тәрбияләү, балаларда шәхси сыйфатлар ачу. Балалар "Тургайчиклар"җирле валюта эшләп, бик теләп хезмәт йөкләмәләрен үтәделәр. Алынган "Тургайчиклар" га тәрбияләнүчеләр үз бизнесларын ачтылар.

Җиңүчеләр: 1 урын-Аскарова Ләйсән, 2 урын – Чушкин Тимофей, 3 урын – Габдуллина Сильвина.

Барысы да бик тырыштык. Афәрин балалар!!!

       8 нче июнь көнне Шекше авылында Сабантуй гөрләде. Ел саен зур тырышлык белән оештырылучы бу бәйрәмгә быел да халык бердәм булып килде, читтән кайтучы кунаклар да күп иде. Бәйрәм Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән “ Бәйрәм флагы астында ” дип исемләнгән хореографик күренеш белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйртдинов, район хакимияте вәкиле  Д.Р.Габдерахмановның тәбрикләү сүзләреннән соң, мәйданга авыл хуҗалыгы алдынгылары чакырылды. “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры А.З.Зарипов армый-талмый хезмәт куючы игенче-механизаторлар, терлекчеләргә, белгечләргә һәм башка хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. 2019 нчы елгы “Чәчү батыры” Махмутов Марсел һәм Газизов Динарлар исә, тәкә дә кабул итеп алды. Мәдәният хезмәткәрләре кыр батырына күпереп пешкән икмәк алып чыкты. Табын түрендә урын алучы бу нигъмәттән сабантуйга килгән халык та авыз итте.
Уен-ярышлар һәм авыл үзешчәннәре катнашында әзерләнгән концерт программасы бәйрәмнең дәвамы булды. Дина һәм Рафаэль Латыповлар һәм аның иҗатташ дуслары катнашындагы концерт җирле авыл хуҗалыгы җитәкчелеге тарафыннан халык өчен әзерләнгән тагын бер бәйрәм бүләге булды. 2019 нчы елгы Шекше сабан туеның баш батыры, Алан-Елга егете, Илгиз Шәймәрданов.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

8 июнь көнне Шәмәрдән авылында халкыбызның күркәм бәйрәмнәренең берсе- Сабан туе булды. Җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барган бәйрәмнән Шәмәрдән балалар китапханәсе дә читтә калмады - балалар өчен уеннар оештыуда катнашты.


9
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре милли Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштылар. Бәйрәм пролог белән башланып китте, соңыннан үзешчәннәр концерт программасы белән чыгыш ясады. Әлбәттә, бәйрәм кызыклы милли уеннар белән дәвам итте. Барысы да рәхәтләнеп күңел ачтылар.

2019 елның 9 июнендә  "Сабантуй" спорт мәктәбе базасында спортинг-компакт буенча «Россия Кубогы» ның алтынчы этабын һәм «Сабантуй " спорт-компакт буенча ачык турнирны ябу тантанасы узды»

Хөрмәтле текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре!

   Һөнәри бәйрәмегез – Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Текстиль һәм җиңел сәнәгать-безнең районның иң мөһим тармакларының берсе. Хәзерге шартларда текстиль һәм җиңел сәнәгать товар җитештерүчеләрнең һәм кулланучыларның партнерлыгын үстерә, эшкуарлык мәдәниятен яңадан торгыза, ирекле хуҗалык инициативасын, шулай ук эшлекле һәм инвестицион активлыкны формалаштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International