Сабантуй-2019

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

       8 нче июнь көнне Шекше авылында Сабантуй гөрләде. Ел саен зур тырышлык белән оештырылучы бу бәйрәмгә быел да халык бердәм булып килде, читтән кайтучы кунаклар да күп иде. Бәйрәм Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән “ Бәйрәм флагы астында ” дип исемләнгән хореографик күренеш белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйртдинов, район хакимияте вәкиле  Д.Р.Габдерахмановның тәбрикләү сүзләреннән соң, мәйданга авыл хуҗалыгы алдынгылары чакырылды. “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры А.З.Зарипов армый-талмый хезмәт куючы игенче-механизаторлар, терлекчеләргә, белгечләргә һәм башка хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. 2019 нчы елгы “Чәчү батыры” Махмутов Марсел һәм Газизов Динарлар исә, тәкә дә кабул итеп алды. Мәдәният хезмәткәрләре кыр батырына күпереп пешкән икмәк алып чыкты. Табын түрендә урын алучы бу нигъмәттән сабантуйга килгән халык та авыз итте.
Уен-ярышлар һәм авыл үзешчәннәре катнашында әзерләнгән концерт программасы бәйрәмнең дәвамы булды. Дина һәм Рафаэль Латыповлар һәм аның иҗатташ дуслары катнашындагы концерт җирле авыл хуҗалыгы җитәкчелеге тарафыннан халык өчен әзерләнгән тагын бер бәйрәм бүләге булды. 2019 нчы елгы Шекше сабан туеның баш батыры, Алан-Елга егете, Илгиз Шәймәрданов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International