Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда сыер абзарларын, машина-трактор паркларын, ындыр табакларын, яшелчәсаклагычларны һәм 140 баштан 390 башка кадәр булган сыер абзарларын капиталь ремонтлау, силос-сенаж траншеяларын төзү чараларын үтәү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узган иде.
Сабантуй – хезмәт бәйрәме, анда матур гореф-гадәтләр бергә кушыла, җырлар, биюләр кешенең күңелен күтәрә, әмма, иң мөһиме, бу “сабан бәйрәме” һәм ул язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Шуңа күрә дә бу бәйрәмдә җирдә эшләүчеләрне котлау матур гадәткә кергән. 8 июньдә Чистай районында узган Сабантуй мәйданында да районның иң яхшы механизаторларын котладылар, аларга бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда авылда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Татарстанның Зәй районы Сармашбаш авылыннан Халиковлар гаиләсе, алар, үзләренең кече фермаларын ачып, голланд сыры һәм куертылган сөт җитештерәләр.
Югары Симет авыл җирлеге халкын «үзмәшгульлек» темасы буенча киңәшмә-семинарга 14 июнь көнне сәгать 15:00 сәгатьтә чакырабыз. Әлеге актуаль тематика буенча презентация һәм сорауларга җаваплар планлаштырылган, шулай ук урында «үзмәшгуль» сыйфатында теркәлү узу мөмкинлеге булачак. Сораулар туган очракта авыл җирлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Эзмә урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Дуслык” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда 45 бала ял итә.
2019 елның 12 июнендә 15: 00 сәгатьтә Эзмә авылының спорт мәйданчыгында Саба муниципаль районы администрациясе командалары һәм җирлекләр башлыклары арасында Россия көненә багышланган мини-футбол буенча иптәшләрчә матч узачак. Мини-футбол яратучыларны команда өчен җан атарга чакырабыз.
Россия көне - һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә.
12 июнь - Россия көне уңаеннан китапханәче Мостафина Г. «История России в лицах» - китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
8 нче июнь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә гөрләп милли бәйрәм- Сабантуй узды. Бәйрәм программасында: милли көрәш, спорт һәм мавыктыргыч ярышлар, балалар уеннары, лоторея уйнатылды. Татар эстрада йолдызлары Лилия Муллагалиева һәм Мөнир Рахмаев катнашында концерт утте.
8 июнь көнне Курсабаш авыл җирлегендә халыкнын милли бәйрәме "Сабантуй-2019” булып узды. Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев котлады. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән ҖЧҖ «Курсабаш» генераль директоры И. С. Зиганшин чыгыш ясады һәм алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде, язгы кыр эшләренә йомгак ясады. Концерт программасы әзерләнгән иде, сәхнәдә үзешчәннәр һәм теләгән һәркем чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре күңелле уеннар һәм ярышларны оештыруда актив катнаштылар. Концерт- популяр татар җырчысы Эльвира Хайрулинанын иҗат төркеме чыгышы белән дәвам итте.
Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең хезмәткәрләре өчен, Биләр музей – тыюлыгына сәфәр оештырылды. Алар Биләр мәчетендә, теләк ташы, изге чишмәсендэ булдылар, баскычтан Изге тауларга күтәрелделәр. Музей хезмәткәре Биләр археологик истәлекләренең тарихы белән таныштырды. Музейда казу эшләре вакытында табылган аеруча кыйммәтле әйберләр бар: металл һәм кыйммәтле ташлардан борынгы китап тышлыгы, Барс рәвешендәге бронза йозак, асылмалы балдак (традицион хатын-кызлар бизәге), кечкенә генә кош фигуркасы.
Биләр территориясе бик матур урында. Экскурсоводны борынгы архитектура һәйкәлләре, казу эшләре турында тыңлау кызыклы булды. Балкыш халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре күргәннәрдән бик канәгать калды.