8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында тантаналы митинглар үткәрелде. Әлеге митингларда Мичән төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.
8 май көнне Юлбат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды.
8 майда Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен нәфис фильм күрсәтелде.
Мондый фильмнар, кем турында истә тотарга, хәзер булган вакыйгаларның кадерен белергә тиешлегебезне искә төшерә.
8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Эзмә авылы җирлегенә кергән Эзмә, Иләбәр, Өтернәс, Пүкәл һәм Олыяз авылларында тантаналы митинглар үткәрелде. Әлеге митингларда Эзмә төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.
Саба муниципаль районының "Балкыш "үзәге" социаль хезмәткәрләре Шәмәрдән авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парадта актив катнаштылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә мәктәп укучылары һәм сугыш ветераннарының туганнары катнашты.
Килдебәк авыл җирлегендә яшәүчеләр май бәйрәмнәрендә зиратларда өмәләр үткәрделәр
Икшермә хатын-кызлар волейбол командасы