Зиратларны җыештыру

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Килдебәк авыл җирлегендә яшәүчеләр май бәйрәмнәрендә зиратларда өмәләр үткәрделәр. Өмәләрдә өлкәннәр белән бергә балалар да катнашты. Мондый уртак хезмәт әлеге зиратларда җирләнгән авылдашларга һәм туганнарга хөрмәт йөзеннән эшләнә. Балаларның өлкәннәр белән бергә әлеге өмәләрдә катнашуы балаларга тәрбия чарасы да булып тора. Һәркем үзенең нәсел-ыруын, әби-бабаларының кайда җирләнгәнен белергә һәм аларның каберләрен тәртипләп торырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International