Тантаналы митинглар

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Эзмә авылы җирлегенә кергән Эзмә, Иләбәр, Өтернәс, Пүкәл һәм Олыяз авылларында тантаналы митинглар үткәрелде.  Әлеге митингларда Эзмә төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.

         Өтернәс авылында Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнар истәлегенә яңа монумент ачылды. Монументны ачу тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Багманов М.М., Эзмә авыл җирлеге башлыгы Ахметов Райнур Гилфан улы, ООО "Игенче" җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы катнашты. Халык бу монументны көтеп алды, ул бик җыйнак, матур һәм заманча. Монументны төзүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен Саба район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улына рәхмәт белдерәбез. Митинг барышында сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән монументка чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International