Мичән авыл җирлегендә тантаналы митинглар үткәрелде.

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында тантаналы митинглар үткәрелде.  Әлеге митингларда  Мичән төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.

         Мичән төп мәктәбе каршында Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнар истәлегенә яңа монумент ачылды. Монументны ачу тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Каримов Марат Рашитович, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Ахматгали улы, Саба ҖЧҖ нең "Мичән" бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Раиль Рафик улы катнашты. Халык бу монументны көтеп алды, ул бик җыйнак, матур һәм заманча. Монументны төзүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен Саба район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улына рәхмәт белдерәбез. Митинг барышында сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән монументка чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Бәйрәм Иске Мичән мәдәният йортында дәвам итте. Мичән төп мәктәбе укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре бай эчтәлекле чыгыш ясадылар. Митингтан соң өлкәннәр чәй өстәленә рәхим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International