Сезне чын күңелдән 9 Май — дан, батырлык һәм Хәтер көне белән котлыйбыз! Ветераннарга баш өстендә тыныч күк йөзе өчен түбәнчелек белән баш иябез. Халкыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмасын, ә Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлек буыннар йөрәгендә яшәсен.
Бүген 9 май көнне Бөек Җиңү көнендә Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәт алучылар белән социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә дәрес үткәрелде. Открыткаларны бизәделәр һәм әти-бабаларыбызга үткәннәргә котлау яздылар.
Югары Симет авылында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Чарага тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар каршында Югары Симет урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Ахырдан обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 145 кеше китә, шуның 94 сугыш кырларында һәлак була, 51 генә исән кайта. Митингтан соң өлкәннәр чәй өстәленә рәхим итте.
8 май көнне Түбән Симет авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг булып узды. Обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 98 кеше китә, 63 сугыш кырларында һәлак була, 35 генә туган ягына әйләнеп кайта.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәме уңаеннан Югары Симет авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба районында халыкны эш белән тәэмин итү булеге җитәкчесе Хабибуллин И.Г., Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Югары Симет авыл җирлегендә 8 май көнне агач утырту акциясе булып узды. Чарада авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Хабибуллин И.Г., мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н., укучылар катнашты.
8 майда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мичән авыл җирлегендә тыл ветераннарына Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында тантаналы митинглар үткәрелде. Әлеге митингларда Мичән төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.
8 май көнне Юлбат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды.