8 майда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, руханилар катнашты. Әлеге чарада Мәртен авылында яшәүче 95 яшьлек Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызы «Фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнде.