30 май көнне Олы Арташ авылында искиткеч бер йола - сөлге җыю оештырылды. Сөлгеләрне яшь егетләр, кызлар, балалар күңелле итеп җыйдылар, гармунда уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Ә бу җыелган сөлге белән Сабантуй мәйданчыгын бизәячәкләр, төрле ярышларда җиңүчегә бүләк итәчәкләр. Әлбәттә, сөлгеләр татарларның иң күркәм бәйрәме Сабантуйда да лаеклы урын алган. Сабантуйны сөлгесез күз алдына да китереп булмый.
29.май көнне Ике басу Арташ мәдәният йортында бик күңелле итеп бию түгәрәгенә йөрүче балаларның йомгаклау концертын оештырып үткәреп җибәрдек Концерт бик матур, күңелле булды. Балалар кыска гына вакыт эчен дә гәүдә тотышын, аякларны дөрес куелышын, куллар хәрәкәтен матур ясау өстендә эшләп кенә калмыйча бер сеннән берсе матур, 12 бию куя алдылар. Мин бик горурланам алар белән. Халыкара, Бөтенрәсәй, Республика күләм үткән бәйгеләр дә катнашып Лауреат, Дипломант исемнәренә лаек булдылар. Балаларның уңышларын да ата - аналар нын ярдәме, теләктәшлеге искиткеч зур, һәм ХӨРМӘТ КӘ лаек. Башлаган эшебез дәвамлы булсын иде, алга таба да бергә - бергә эшләү насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз. Барыгызгада исәнлек саулык белән бәхетле гомер насыйп булсын алдагы көннәрегез дә. Күкләребез аяз, доньяларыбыз имин булсын
30 нчы май конне "Саба" ҖЧҖ базасында Сатыш авылы Мамалай бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләү һәм яңа техниканы призентацияләү буенча семинар - киңәшмә узды.
30 майда Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында күңелле һәм онытылмаслык вакыйга - чыгарылыш кичәсе булды, ул чын мәгънәсендә музыка һәм талантлар бәйрәменә әверелде. 44 талантлы укучы сәнгать мәктәбен тәмамлау турында беренче таныклыкларын алды.
Балалар сәнгать мәктәбе директоры Газизов А.З. уку елларында һәр укучының талантын үстерүгә үзләренең белемнәрен, тәҗрибәләрен һәм күңелләрен салган укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аерым рәхмәт сүзләре чыгарылыш сыйныф укучыларының әти - әниләренә җиткерелде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. кичәнең тантаналы өлешен таныклыклар тапшыру белән ачып җибәрде. Мәктәпне тәмамлаучыларның әти-әниләреннән җавап сүзе мәктәптә уңай һәм иҗади атмосфера тудырган, балаларыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен бөтен коллективка юлланды.
Саба муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «беренчеләр хәрәкәте» V туристик слеты.
МБМБУ «Салават күпере» 3 нче Шәмәрдән балалар бакчасы базасында «Салават күпере» балаларның юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту акциясендә, 1 нче номерлы уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти – әниләре - «Юл белгечләре» викторинасында актив катнаштылар.
Югары профессионализм һәм югары класслы спортчыларны әзерләү эшендә ирешкән уңышлары өчен тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы Татарстан Республикасы сумо Федерациясенең Рәхмәтенә лаек булды. Ә аның шәкертләре Азалия Семенова һәм Фәрхуллина Кристина ирешкән уңышлары өчен ТР Спорт министрлыгы грамотасы белән бүләкләнделәр.
Шәмәрдән һәм Кырбаш авыллары арасындагы автомобиль юлын киңәйтү буенча ремонт эшләре бара. 10 км озынлыкта асфальт-бетон җәю планлаштырылган. "МДСУ-1"ҖЧҖ подряд оешмасы.
24 май көнне мәктәптә шатлыклы бәйрәм — Соңгы кыңгырау булды. Игътибар үзәгендә 4 нче, 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары булды. Артта-ачышлар, дуслык һәм мөһим мизгелләр белән тулы якты мәктәп еллары. Алда — яңа офыклар, имтиханнар һәм алдагы юлны сайлау. Укучыларны Мишә авыл җирлеге җитәкчеләре һәм кунаклар котлады. Шулай ук ата-аналар балаларын котладылар һәм укытучыларга сабырлыклары һәм зирәклекләре өчен рәхмәт белдерделәр. Моңа җавап итеп, чыгарылыш сыйныф укучылары барысына да күңелне нечкәртә торган җыр һәм дәртләндергеч флешмоб бүләк иттеләр. Бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары тормышында яңа этапның башлануын күрсәтүче символик соңгы кыңгырау белән тәмамланды. Кадерле чыгарылыш укучылары! Сезнең юл якты һәм уңышлы булсын, ә барлык карарлар да дөрес булсын. Мәктәп сезнең өчен мәңгегә икенче йорт булып калсын!
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Көчле эсселек турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
2025 елның 31 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле эсселек +34°көтелә.