ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2025 ел
җомга

Бүген “Саба-Арена” спорт мәктәбендә укыту-тренировка эвакуациясе үткәрелде, аның максаты - спорт мәктәбе хезмәткәрләренең һәм ЧОО учреждениесенең террорлык акты ясалу куркынычы булганда белем һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерү иде.

Электр линиялэрен ремонтлау сәбәпле 2025 елның 3 июнендә сәгать 12:00 дән 15:00  хәтле Тимершык,   Көек, Кызыл Мишә авылларында электр энергиясе белән тәэмин итуне туктатып торуны планлаштырабыз. Килеп туган унайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

Шәмәрдәннең 1 нче «Әкият» балалар бакчасында бик күп яхшы һәм күркәм традицияләр бар, шуларның берсе-мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының  әти-әниләре белән берлектә агач үсентеләре  утыртуы.

Тэги: Мәгариф идарәсе

29
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Индивидуаль торак төзүгә подряд шартнамәсе төзергә планлаштыручы гражданнар өчен тәкъдимнәр проекты

Футбол - ул яхшы физик әзерлек кенә түгел, ул шулай ук характерны чыныктыра, команда рухын үстерә, егетләрдән чын ирләр ясый.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләү

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

28 майда «Саба-Арена» һәм «Сабантуй» спорт мәктәбе хезмәткәрләре, ата - бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, Сабантуйның төп бәйрәменә-бүләкләр җыюга юнәлделәр. Иртән иртүк «Саба-Арена» спорт мәктәбе янында бәйрәмчә «арба» бизәлде, бүләк җыюөчен кәрзиннәр әзерләнде. Яулык һәм сөлге бәйләү өчен колга куелды. Кич белән матуритеп бизәлгән «арба» артыннан милли киемнәр кигән гармунчылар да бара иде. Йөрештәкатнашучылар, хуҗаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, җырлап, һәр йортянына килделәр. Алардан бүләкләр алгач, өч тапкыр: "рәхмәт!» дип кычкырдылар. Бәйрәмйөреше күңелле һәм дәртле булды. Авылдашларының күбесе үткәнгә чуму мөмкинлегеөчен рәхмәт белдерде, чөнки гармун тавышлары авылларда һаман да азрак ишетелә. Барысы да җырладылар, биеделәр, чын күңелдән шатландылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Автоном коммерцияле булмаган "Балкыш " –(Сияние) тернәкләндерү  үзәге "Бирна" җыенында актив катнашты .

28  май көнне Саба үзәк китапханәсендә күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Республикакүләм "Без тарихта эзлебез..." иҗади-эзләнү конференциясе үтте.

Әлеге чарада Әбрар ага Кәримуллинны, безнең Саба якларын хөрмәт итеп мөхтәрәм  кунакларыбыз -  Рабит Батулла,  Марсель Галиев,  Фоат Галимуллин,  Газинур Морат,  Рамил Мирзаһитов,  Ирек Һадиев, Дания Нәгыйм, Айсылу Мансурова,  Гөләйрәм Зимагорова,  Илмира Гыймаева, Сөембикә Кашапова, Рәсимә Галиевалар да килде.  Алар китап укучылар белән очраштылар, иҗади - эзләнү эшләренә бәя бирделәр, Әбрар Кәримуллин турындагы матур истәлекләре белән уртаклаштылар.  Кунаклар иң элек Әбрар Кәримуллин исемен йөртүче китапханә, аның эшчәнлеге, Тукай паркы белән таныштылар. Әбрар Кәримуллинның балачагы, яшьлек еллары буенча әзерләнгән әдәби чара күренекле якташыбызның ятимлектә үткән сабый вакытын, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын, туган ягына булган хисләрен  аңларга ярдәм итте,  

Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы район башлыгы исеменнән котлауларын җиткерде, конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.

Конференциядә катнашучылар ике юнәлештә чыгыш ясадылар. “Батырлар бит үлми, мәңге яши, Иле, теле, халкы барында” юнәлешендә Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган ир-ат якташларыбыз батырлыгы турында сөйләнде. Балык бистәсе,  Арча, Балтач, Зәй районнарыннан катнашучылар да бар иде.

Икенче юнәлеш "Милләтемнең югалмас хәзинәсе”. Китапханәләр тарихы, халык күңелендә тирән эз калдырган китапханәчеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге яктыртылды.  Әлеге юнәлештә 11 эш каралды.

Чыгышларга нәтиҗә ясап,  җюри җиңүчеләргә  диплом, акчалата бүләк тапшырды. "Тарихың зур, барыр юлың ерак, галиҗәнап Татар китабы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды. Язучылар, китапханәчеләр бергәләп китапны укучыларга җиткерү юллары турында фикер алыштылар.

Нинди генә дәрәҗәләргә, биеклекләргә ирешсә дә, Әбрар Кәримуллин һәрвакыт Сабаныкы булып калды, туган җирен яратып, сагынып яшәде. Ул васыяте буенча туган авылы Чәбия -Чүрчидә җирләнде. Кунаклар Әбрар Кәримуллинның каберенә чәчәкләр салдылар, аның исемен мәңгеләштерү буенча Сабада зур эш алып барылуын билгеләп үттеләр, районыбыз җитәкчелегенә рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

Килгән кунаклар танылган якташыбызның туган авылы Чәби Чүрчи авылында Сабантуена бирнә җыю йоласында катнаштылар. Авыл халкы белән бергәләп, җигүле атларга утырып,  бирнә җыйдылар, Әбрар Кәримуллин турындагы иң җылы истәлекләрне кадерләп саклаучы авылдашлары белән аралаштылар.

Конференцияне оештыруда уздыруда зур ярдәм күрсәткән барлык мәдәният хезмәткәрләренә - Рафаель Шамсутдинов, Альберт Гузялов, Алмаз Газизов,  Айсылу Зарипова, Рәнис Мухаметзянов , Алмаз Батырханов, Илнур Муллахметов, Эльвира Галиева, Гүзәл Газизова, Рамил Шигабиев, Гөлназ Гаффарова, Локманов, Олы Нырты мәдәният йорты, Олы Арташ, Язлы Арташ, Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләренә һәм барлык китапханәчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28
май, 2025 ел
чәршәмбе

24 майда, безнең приютка кунаклар килде: "Туган авыл" кунакханә-күңел ачу комплексының даими иганәчеләре Шәфыйков Р.З. һәм Казан шәһәреннән Ногманов Р. И. җитәкчелегендәге "Татар квадрат" квадро-төркемнәре. Шәфыйков Рифкать Зыятдин улы приютта тәрбияләнүчеләрне чын мичтән коймак белән сыйлады һәм балаларның күңелен ачарга "Мишка" сюрпризын алып килгән иде. Казаннан кунаклар квадроциклларда килделәр, аларда тәрбияләнүчеләр өчен машина йөртү буенча мастер-класслар күрсәттеләр һәм һәр баланы йөрттеләр. Шулай ук балаларыбызга искиткеч бүләкләр алып килделәр һәм алар белән төрле конкурслар үткәрделәр. Ахырда тәмле пылау белән сыйладылар. Балалар бик шатландылар! Иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International