Бүген, 2025 елның 29 маенда, Эзмә урта мәктәбенең футбол мәйданчыгында 2012-2013 елгы малайлар арасында Чик сакчылары көненә һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган футбол турниры узды. Җиңү өчен 6 команда көрәште: МБМУ "Тимершык", МБМУ "Олы Шыңар УББМ", МБМУ " Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш УББМ"; ДБМУ “ Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат – мәктәбе", МБМУ "Эзмә УББМ" – 1 команда, МБМУ "Эзмә УББМ" – 2 команда. 1 нче урынны МББУ "Эзмә УББМ" ның 1 нче командасы яулады. 2 нче урын - МБМУ "Тимершык УББМ" һәм 3 урын - ДБМУ “ Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат – мәктәбе" яулады.