Шәмәрдәннең 1 нче «Әкият» балалар бакчасында бик күп яхшы һәм күркәм традицияләр бар, шуларның берсе-мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының әти-әниләре белән берлектә агач үсентеләре утыртуы. Шәмәрдәннең «Әкият» балалар бакчасын 2024-2025 уку елында тәмамлаучылар әти-әниләре белән бергә туя агачы утыртуда катнаштылар. Бу башкарылган эш һәр баланың күңелендә яхшы эз калдырыр дип ышанабыз.