30 майда Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында күңелле һәм онытылмаслык вакыйга - чыгарылыш кичәсе булды, ул чын мәгънәсендә музыка һәм талантлар бәйрәменә әверелде. 44 талантлы укучы сәнгать мәктәбен тәмамлау турында беренче таныклыкларын алды.
Балалар сәнгать мәктәбе директоры Газизов А.З. уку елларында һәр укучының талантын үстерүгә үзләренең белемнәрен, тәҗрибәләрен һәм күңелләрен салган укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аерым рәхмәт сүзләре чыгарылыш сыйныф укучыларының әти - әниләренә җиткерелде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. кичәнең тантаналы өлешен таныклыклар тапшыру белән ачып җибәрде. Мәктәпне тәмамлаучыларның әти-әниләреннән җавап сүзе мәктәптә уңай һәм иҗади атмосфера тудырган, балаларыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен бөтен коллективка юлланды. Концерт залының һәр почмагында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Ата-аналар, укытучылар һәм кунаклар бу мөһим вакыйганың шатлыгын уртаклашырга җыелдылар.
Чыгарылыш сыйныф укучылары башкаруында концерт программасы тәкъдим ителде, анда төрле әсәрләр яңгырады, матур биюләр куелды.
Чара истәлеккә гомуми фотографияга төшү белән тәмамланды.
Бәйрәм атмосферасы залда әле озак хөкем сөрде, чөнки чыгарылыш укучылары, аларның әти-әниләре һәм укытучылар аерылышырга теләмәде, формаль булмаган шартларда аралашты, тәэсирләре белән уртаклашты һәм истәлекле фотолар ясады.
Без алган белем һәм күнекмәләр чыгарылыш сыйныф укучыларыбызның киләчәктә иҗади үсешенә ныклы нигез булыр, ә чыгарылыш кичәсе турындагы истәлекләр аларның йөрәкләрендә озак еллар сакланыр дип ышанабыз.