«Знатоки дорог»

2025 елның 30 мае, җомга

МБМБУ «Салават күпере» 3 нче Шәмәрдән балалар бакчасы базасында «Салават күпере» балаларның юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту, балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районындагы бүлек начальнигы Г. Н. Ягъфәрова, Дәүләт автоинспекциясе инспекторы Мәҗитов Ф. З. катнашында чаралар оештырылды. 1 нче номерлы өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр «Бала тормышын сакла – автокреслегә эләктер! " акциясендә, 1 нче номерлы уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти – әниләре - «Юл белгечләре» викторинасында актив катнаштылар. Балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау - бөтен җәмгыять проблемасы. Аны бары тик уртак көч белән генә хәл итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International