Терлек азыгы эзерлэу буенча семинар кинэшмэ

2025 елның 30 мае, җомга

30 нчы май конне "Саба" ҖЧҖ базасында Сатыш авылы Мамалай бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләү һәм яңа техниканы призентацияләү буенча семинар - киңәшмә узды. Киңәшмәне идарә башлыгы Г.Ш. Хәсәншин ачып җибәрде. Саба муниципаль районының «Россельхозцентр» ФГБУ филиалы башлыгы В. С. Кәбиров кырлардагы хәлләр буенча чыгыш ясады. Ул үз чиратында хуҗалыкларга кырларны авыруларга, корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы вакытында эшкәртергә киңәш итте. Туфракның аэрациясен яхшырту һәм чүп үләннәргә каршы көрәшү өчен чәчүлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканнан соң үз вакытында тырмалауны башкарырга. Семинарның икенче өлешендә хуҗалык белгечләре Техногрупп компаниясенең яңа пресс җыючысын һәм телескопик төягечен карадылар. Терлек азыгы әзерләү технологиясен карадык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International