30 май көнне Олы Арташ авылында искиткеч бер йола - сөлге җыю оештырылды. Сөлгеләрне яшь егетләр, кызлар, балалар күңелле итеп җыйдылар, гармунда уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Ә бу җыелган сөлге белән Сабантуй мәйданчыгын бизәячәкләр, төрле ярышларда җиңүчегә бүләк итәчәкләр. Әлбәттә, сөлгеләр татарларның иң күркәм бәйрәме Сабантуйда да лаеклы урын алган. Сабантуйны сөлгесез күз алдына да китереп булмый.