ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2025 ел
җомга

Россия көнен Шәмәрдән авылында ретро автомобильләр узышы белән билгеләп үттеләр.

7 июньдә район Сабан туе булып узды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә "балачак"ның нинди матур чоры икәнен искә төшерү дә. 11 июнь көннеиИке басу  Арташ мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, "Күбәк" балалар бакчасы коллективы белән берлектә, «Күбәк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм туганнарына кунакка килгән балалар өчен "Кояшлы балачак доньясы" кече сабантуе үткәрделәр. Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире котлау сүзләре белән ачып җибәрде .соңыннан барысы да әйлән-бәйлән уйнап, балаларның яраткан "Кояшлы ил безнен ил" җырын җырладылар. Соңыннан алып баручылар балаларны "Сабантуй" милли бәйрәменең кызыклы конкурслары һәм хәрәкәтчән уеннары белән күңелләндерделәр. Оештыручылар бәйрәм кунакларына күңелле һәм матур кәеф бүләк иттеләр. Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырылды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, 12 июньдә Олы Арташ авыл клубында " Россия-ул без!» дип аталган квест-уен узды.
Әлеге чараның педагогик кыйммәте «патриот», «гражданин», «Ватан», «Россия» кебек төшенчәләргә мөнәсәбәт формалаштыруда һәм үз илең өчен горурлык хисе формалаштыруда иде.
 Уен «Дәүләт символикасы», «Минем Ватаным - Россия», «Рус мәкальләре», «Рус табышмаклары» кебек станцияләр буйлап сәяхәт рәвешендә барды. квестта катнашучы кызларның барысы да җәйге көннәрдә яхшы кәеф алды!

Тэги: Арташ авыл җирлеге

12 июньдә илебездә бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символына әверелгән Россия көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Россия-минем илем» дигән патриотик сәгать үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

12
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Юлбат авыл китапханәсе "12 июнь - Россия көне" дип исемләнгән мәгълүмати-патриотик сәгать үткәрде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

8 июнь көнне Юлбат авылында традицион Сабантуй - 2025 булып узды. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шэмэрдэн китапханәнсенең уку залында әдәби сәгать узды. 

Бүген Югары Утар балалар интернат-йортында балалар Сабантуе узды. Бу бәйрәм - татар халкының гореф-гадәтләре, халык уеннары белән таныштыра торган бәйрәм, шуңа күрә мондый чараны оештыру балаларга патриотик, милли тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

12 июнь көнне Эзмә мәдәният йортында «Дуслык» лагере балалары белән берлектә «Мин яратам сине, Россия!" дип исемләнгән, Россия көненә багышланган чара үткәрелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International